Татарлар - Россиянең Үзәк Европа өлешендә яшәүче төрки телле халык. 2010 нче елгы мәгълүматлар буенча, татарлар саны - 53 106 000. Татар халкы яшәгән төп территория - Татарстан Республикасы (башкаласы - Казан шәһәре).
Татар теле Алтай телләр гаиләсенең төрки тармагындагы кыпчак телләренә керә.
Аның өч диалекты бар:
1) Көнбатыш диалект (мишәр диалекты);
2) Казан диалекты (Урта диалект);
3) Көнчыгыш диалекты (Себер диалекты).
Диннәре буенча - мөселман-сөнниләр.
Язу тарихы:
1) X гасырдан алып 1927 нче елга кадәр гарәп графикасы кулланыла;
2) 1928-1936 нчы еллар латин графикасы (Яңалиф);
3) 1936 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр - кириллицада язалар.
Татарларның этногенезы буенча берничә теория яши:
- төрки-татар теориясе;
- болгар-татар теориясе;
- татар-монгол теориясе.
Бу хакта тулырак мәгълүмат: Татар халкының килеп чыгу теорияләре
Татар халкының йола һәм бәйрәмнәре:
Нәүрүз - язын көн белән төн тигезләшкәндә уздырыла торган бәйрәм.
Нардуган - Нәүрүзне керәшен һәм мишәрләр шулай дип атый.
Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә. Авыл халкы төрле ярышларда көч сынаша.
Каз өмәсе - көзен казларны сую билгеле бер кагыйдәләр буенча алып барыла.
Моннан тыш мөселман динендәге татарлар Исламдагы гореф-гадәтләрне дә саклап киләләр.
Милли кием:
Хатын-кызлар да, ир-атлар да киң чалбарлар кигәннәр, аякларында - читек. Хатын-кызлар башларына калфак яисә яулык, озын бәби итәкле күлмәк, өстеннән камзул кигәннәр, түшләренә хәситә такканнар.Чәчәләрен үреп йөртә торган булалар. Ә ир-атлар исә, башларына - түбәтәй, өсләренә- казаки, камзул кия торган булганнар.
Комментариев нет:
Отправить комментарий